news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан һәм Сарытау өлкәсе һәрвакытта да яхшы партнерлар булды”

ТР Парламенты башлыгы Сарытауга бер көнлек визиты барышында Милли татар гимназиясендә булды, анда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Павел Ипатовның рәсми рәвештә Сарытау өлкәсе губернаторы вазифасына керешү тантанасында катнашты.
Инаугурация тантанасына РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Идел буе федераль округы төбәкләреннән вәкилләр һәм башка кунаклар килгән иде.
Парламент җитәкчесе Татарстан Президенты кушуы буенча күпмилләтле республика халкы исеменнән чыгыш ясады. Фәрит Мөхәммәтшин Павел Ипатовка сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде. “Безнең төбәкләр – Татарстан Республикасы һәм Сарытау өлкәсе – һәрвакытта да яхшы, намуслы партнерлар булды. Безне күптәнге сәүдә-икътисади, фәнни һәм мәдәни элемтәләр берләштерә, – дип ассызыклады үз чыгышында Дәүләт Советы спикеры. – Уртак тырышлыгыбыз безгә алга таба да Россия Федерациясенең муллыгы һәм иминлеге өчен эшләргә мөмкинлек бирәчәк”. Чыгышы вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның төп шигаре турында да искә төшерде. “Без булдырабыз!” – диде Парламент җитәкчесе.
Сарытау өлкәсенә бер көнлек эшлекле сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Милли татар гимназиясендә булды, анда өлкәнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100