Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры киләчәк
«Конституциянең РФ субъектының югары вазифаи заты турында нормалары бер документлар пакетында булачак. Ул аерым закон проекты булып каралмаячак», — дип белдерде парламент рәисе.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Думасында «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты кабул ителгәч, Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры киләчәк.
«Бу закон Татарстаннан үзгәрешләр таләп итәчәк, хәтта Конституциянең кайбер нормаларына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга йомгаклау конференциясендә.
- Законда РФ субъектының югары вазифаи заты атамасы турында норма бар.
«Конституциянең РФ субъектының югары вазифаи заты буенча нормалары документлар пакетында булачак. Ул аерым закон проекты булып каралмый. РФ Президенты имзалаганнан соң, барлык төзәтмәләр буенча эшлибез. Әлегә срокларны әйтә алмыйм — я июнь, я июль булачак. Җитди эш көтелә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул төбәк законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү кирәк булачагын искәртте. «Вакыт чикле, башка субъектлардан калышырга тиеш түгелбез», — дип белдерде.
Парламент рәисе Татарстанның закон проектын беренче редакциясендә хупламаган бердәнбер төбәк булганын әйтте. «Безгә сораулар, шалтыратулар күп булды, беренче укылышта кабул ителгәч, без аны карап, төзәтмәләрне юлладык. Икенче укылышта һәм тулаем хупладык», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз