Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертеләчәк
Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, парламент исемен үзгәртү күздә тотылмый. Ул, шулай ук, төбәк җитәкчесе вазифасы атамасы буенча закон проекты буенча инициатива планлаштырылмаганын әйтте.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелгәнлектән, Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә әйтте.
«Без республика законнарына, шул исәптән Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертүгә әзерләнәбез дип төгәл әйтә алам», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзер парламентта социаль мәсьәләләр буенча закон проектлары блогы көтелә, шулай ук федераль закон проектлары буенча да тәңгәлләштерү эше бара. «Мәсәлән, Россия Федерациясе субъектларында прокурорны билгеләү тәртибе», — диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, парламент исемен үзгәртү күздә тотылмый. Ул, шулай ук, төбәк җитәкчесе вазифасы атамасы буенча закон проекты буенча инициатива планлаштырылмаганын әйтте.
«Президентлык буенча сорау субъектлар үзгәртәчәк бер законда да каралмаган. Без дә андый инициатива белән чыкмыйбыз. Иң югары вазифаи зат һәм парламент атамалары буенча субъектларның хокуклары үз көчендә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз