news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Конституциясендә бик зур потенциал салынган, ул күп кенә максатларга җавап бирә. Шуңа күрә Төп закон алга таба да республиканың уңышлы сәяси һәм икътисади үсешенә, аның гражданнарының иминлегенә ышанычлы гарантия булачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына бәйрәм мөрәҗәгатендә белдерде.

«Татарстан халкын республика Конституциясен кабул итү көне белән котлыйм. Республикада хокукый белем бирү өчен күп эш башкарыла, моңа җәмгыять һәм хакимият институтлары эшчәнлеге юнәлдерелгән. Татарстанда, безнең бәяләвебезчә, Төп законны белү һәм законнарны үтәү югары дәрәҗәдә, шуның өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан Конституциясе киләчәктә дә һәр кеше һәм тулаем республика өчен эшләячәк», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның Төп законы 1992 елның 6 ноябрендә Республика Югары Советы тарафыннан кабул ителде. Татарстан Конституциясе Советлар Союзы таркалганнан соң аның территориясендә кабул ителгән беренче Конституция булды. Республика өчен тарихи мөһим документның ничек төзелүе турында «События» порталында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100