news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан кеше хокукларын яклау буенча лидерлык позициясен били

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмгыяви ярдәмчеләре белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан кеше хокукларын яклау буенча лидерлык позициясен били
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан кеше һәм гражданин хокукларын яклау буенча федераль дәрәҗәдә лидерлык позициясен били, дип белдерде бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмгыяви ярдәмчеләре, хокук саклау оешмалары вәкилләре һәм экспертлары белән очрашуда. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 10 декабрьдә ел саен билгеләп үтелә торган Халыкара кеше хокуклары көненә багышланган.

“Хокукларны һәм вазифаларны хаталар җибәрмәс өчен белергә кирәк. Бу җәмгыять, хакимият структурасы, министрлыклар һәм ведомстволардан зур хезмәт таләп итә. Законнарны белмәү җәзадан азат итми”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Шул ук вакытта законнарны катгыйлату һәрвакыт нәтиҗәле тәрбия чарасы була алмавын да әйтте.

Парламент җитәкчесе Дәүләт Советының соңгы утырышларының берсендә  җиңелчә хокук бозган өчен штраф кисәтү белән алмаштырылу турында җирле үзидарә дәрәҗәсендә закон проекты кабул ителүен дә искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100