news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан җитәкчесе атамасын референдум яки халык җыены сайлаячак”

ТР парламенты Рәисе РФ Президенты фикере белән килешә

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасы җитәкчесен ничек дип атауны халыктан сорштыру юлы белән яки референдум үткәреп билгеләргә мөмкиннәр. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

“Минем фикеремчә, Россия Президенты Владимир Путин Татарстан җитәкчелеген ничек атау соравына инде җавап бирде. Бу — хәзерге Президентның абруйлы фикере, һәм җитәкчене ничек атауны халык үзе сайларга тиеш. Без, бу мәсьәлә буенча сораштыру уздыру формасын билгеләрбез, дип уйлыйм. Әгәр әлеге мәсьәлә кискенләшә икән, аны ТР Дәүләт Советы да карарга әзер”, - диде Татарстан парламенты җитәкчесе.

Искәртеп үтәбез: РФ Президенты Владимир Путин “Селигер”да узган форумда Татарстан җитәкчесен ничек атаячакларына кагылган мәсьәләдә: “Иң югары вазифаи затны ничек атау, барыннан да элек, Татарстан Республикасында яшәүче һәр Россия гражданының үз эше”, - дип җавап биргән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot