Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хисап палатасын унбиш еллыгы белән тәбрик итте
Хисап палатасы тышкы финанс тикшерүе бәйсез органы буларак оештырылды, - ди Парламент башлыгы.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хисап палатасы оешуга 15 ел тулды. Аның коллективын бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул билгеләгәнчә, республиканың Хисап палатасы тышкы дәүләт финанс тикшерүенең нәтиҗәле бәйсез органы буларак оештырылган. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы тышкы дәүләт финанс контроленең бәйсез органы буларак оештырылды. Аның тәкъдимнәре дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарларын кабул иткәндә файдаланыла, диде Мөхәммәтшин.
«Бүген сез Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклауда профессиональ һәм абруйлы команда булып торасыз. Ачыкланган хокук бозулар күләме дә, бюджет системасының төрле дәрәҗәләренә кайтарылган акча күләме дә шул хакта сөйли. Хисап палатасы җитди хаталардан саклаган өчен меңләгән җитәкче сезгә рәхмәтле. Бу сезнең өчен бик зур миссия», - диде парламент башлыгы.
Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, барлык республика органнары һәм федераль структуралар идарәсе «Россиядә иң көчле һәм абруйлыларның берсе булган» Хисап палатасы материалларыннан актив файдалана.
«Хәзерге вакытта социаль-икътисади шартларда җәмгыятьнең безнең эш нәтиҗәләренә мөрәҗәгате максималь дәрәҗәдә югары. Шуңа күрә безнең көндәлек хезмәтебездә югары профессиональлек, компетентлык һәм аналитик сәләтлелек күрсәтергә кирәк», – дип белдерде Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов.
- Татарстан Хисап палатасы тарафыннан аның эшләү дәверендә 694 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән, алар барышында 7 меңгә якын объект тикшерелгән. 37,7 млрд сумлык хокук бозулар ачыкланган, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча 24,2 млрд.сумлык чаралар кабул ителгән. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча 40 җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз