news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы Советының нинди булуы сездән тора!”

“Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы” II яшьләр форумы ачылды

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясының “Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы” дип аталган яшьләр форумы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Ул икенче тапкыр уздыра: беренче форум 2013 нче елда үткәрелгән булган. Яшьләр форумына республиканың барлык районнарыннан 180 ләп делегат җыелган.

Форум ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

“Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы берлегенең статусын күтәрү, аны үстерү турындагы мәсьәләләр күп тапкырлар күтәрелде. Ниһаять, сез Татарстан халыклары ассамблеясы каршында оешкан мөстәкыйль иҗтимагый яшьләр оешмасы буларак рәсми рәвештә теркәлдегез һәм мин сезне моның белән тәбрик итәм”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумга килгән яшьләрне сәламләп.

Ул шулай ук, бу оешманың эшчәнлеге гөрләп барсын өчен, аның беренче этапларыннан ук тырышып эшләргә кирәклеген искәртте. Бу оешманың барлыкка килүе яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачагын да әйтеп узды. Парламент җитәкчесе бу уңайдан: “Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы Советының нинди булуы сездән тора! Сез юлның башында гына һәм аның нинди булуы, ничек үсүе сезнең эшчәнлекнең беренче этапларына бәйле”, - диде.

Ул үзенең чыгышында Украинадан килгән качаклар, аларга ярдәм итү, яшьләргә үзара аралашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә кирәклеге хакында сөйләде. “Рәсми мәгълүматлар буенча, Россия чикләрен көн саен 4-4,5 мең качак кичеп чыга. Алар илебезнең төрле төбәкләренә юнәлдереләләр, шул исәптән Татарстанга да. Без үзебезнең толерант, сабыр булуыбызны күрсәтергә тиеш. Бу хәл безнең илдә дә кыенлыклар тудырды. Әмма 1920 нче елларда Идел буенда ачлык булганда, Татарстан халкының күпмесен Донбасс, Украинаның башка төбәкләре сыендырганын онытырга ярамый. Без бу гаепле-гаепсез кешеләрне ярдәмебездән ташламаска тиеш”, - дип качакларга карата рәхимле булырга, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәклеге хакында сүз алып барды Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советына сайлаулар якынлаша. Парламент Рәисе алдагы сайлауларга да тукталып узды. “Безгә һәр яшь кешенең, һәр студентның тавышы мөһим. Тавыш бирүчеләрнең 50 проценты гына сайлауларга килеп, шул халык тарафыннан гына сайланган парламент безгә кирәк түгел! Безгә сайлаучыларның 100 процент килүе кирәк. Бу, безнең республикада яшәүче таҗикларга да, үзбәйләргә дә — барысына да кагыла”, - диде үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне сайлау кампаниясендә актив катнашырга өндәп.

Форум ачылышында, шулай ук, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы Советы җитәкчесе Тимур Кадыйров һ.б. катнашты.

Тимур Кадыйров үзе җитәкчелек иткән Совет, узган елда башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды. Рөстәм Гарифуллин исә аңа министрлыкның Мактау билгесен тапшырды.

Форум өч көн дәвам итәчәк. Иртәгә яшьләрнең “Ачык трибуна” проектында катнашуы ниятләнелә. Проекның кунагы — Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты милли сәясәте тормышка ашыру буенча идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин булуы көтелә.

4 сентябрь көнне исә форумның резолюциясе кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100