news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады

Бу көн күпмилләтле Россия халкының Ватаныбызны саклап калуга һәм аның тарихи абруен арттыруга ихлас омтылышларын берләштерә, диелә котлауда.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
prav.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.
“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабрендә Россия дәүләте үзенең күп гасырлык тарихында беренче тапкыр гражданнарның күпчелеге тарафыннан хупланган Конституциягә ия булганнан соң чирек гасыр вакыт үтте. Илебезнең киеренке борылыш чорында кабул ителгән Төп кануны хәзерге хокукый системаның асылын тәшкил итә. Россия Федерациясе Конституциясе кешене, аның хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте, демократик тәртип принципларын һәм федератив сәяси корылыш нигезләрен билгеләп, җәмгыятьне һәр яктан яңартуга, күп гасырлардан килгән тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен уңышлы тормышка ашыруга ныклы нигез салды.

Кадерле дуслар! Конституция көне бөтен россиялеләрнең күпмилләтле Ватаныбызны саклап калуга һәм аның тарихи абруен арттыруга ихлас омтылышларын берләштерә. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең дәүләт бөтенлеге принципларын эзлекле рәвештә хуплап, аның аеруча көчле һәм даими үсештәге субъектларының берсе. Милләтләр бердәмлеге, конфессияләр арасындагы татулык идеяләренә, гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре үтәлә торган демократия принципларына тугры калу көчле дәүләт төзүгә таба ышанычлы адымнар белән алга баруга ярдәм итә. Иманым камил, илебезнең бүгенгесе һәм лаеклы киләчәге хакына берләшеп, аның тотрыклы үсешенә карата шәхсән җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын һәм нигезләмәләрен һичшиксез үтәп яшәсәк, куелган максатларда ирешү юлында без барлык сынауларны да уңышлы хәл итәрбез.

Бу истәлекле көндә барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакына киләчәктә дә зур уңышлар телим!” – диелә парламент рәисенең котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100