Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗә ясаячак
«Бердәм Россия» партиясе, сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыеп, Татарстан парламентына сайлауларда җиңү яулады.
(Казан,10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген матбугат конференциясе үткәрә. Ул анда узган сайлауларга үз бәясен бирәчәк һәм хакимият партиясеннән сайланган республика парламенты депутатлары алдында торган төп бурычларны билгеләячәк.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлау нәтиҗәләре һәм партия алдында торган бурычларга багышланган матбугат конференциясе үткәрәчәк», - дип искәрттеләр мәгълүмати үзәктә.
Якшәмбе көнне, 2019 елның 8 сентябрендә, «Бердәм Россия» партиясе, сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыеп, Татарстан парламентына сайлауларда җиңү яулады. Сайлаучыларның 10,7 проценты — КПРФ, 3,96 проценты - «Гадел Россия» партиясе, 3,79 проценты — ЛДПР, 3,65 проценты «Россия коммунистлары» партиясе өчен тавыш бирде.
Моңа кадәр партия активының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында Фәрит Мөхәммәтшин республикада ишегалларын төзекләндерү, социаль бурычларны хәл итү белән бәйле мәсьәләләр барлыгын әйткән иде. Партия активистлары халык белән даими очрашулар үткәрә, аларда әлеге мәсьәләләр хакында фикер алышалар.
«Кайбер районнарда халыкны яшьләрнең шәһәргә китүе борчый, мондый мәсьәләләр Теләче, Аксубай, Яшел Үзән районнарында күтәрелә. Сайлаучылар белән очрашуларда халкыбыз тормышы белән бәйле иң проблемалы мәсьәләләр хакында фикер алышулар үткәрелә», - дип ачыклык кертте Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз