Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан бюджетына кергән һәр сум бүген аеруча кыйммәтле
ТР Дәүләт Советында Covid-19 пандемиясе белән бәйле чикләү чараларыннан соң икътисадны торгызу планы буенча фикер алыштылар.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасында һәм Федерация Советындагы Татарстан вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Алар икътисадны торгызу һәм халыкка ярдәм итү буенча илкүләм эш планын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, һәр сум максималь файда белән сарыф ителергә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, илкүләм план 2021 ел ахырына кадәр кабул ителә һәм икътисадны торгызуның өч этабын күз алдында тота. Июль-сентябрь айларында халык керемнәренең кимүенә юл куймау бурычы тора. Икенче этапта, 2021 елның октябреннән алып июненә кадәр, икътисадның һәм халыкның керем үсешен тәэмин итү мөһим. Өченче этап 2021 елның июленнән декабренә кадәр гражданнарның реаль керемнәренең тотрыклы үсешен тәэмин итүне күздә тота. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча илкүләм план нигезендә чараларның төбәк планы әзерләнә.
«Татарстан, Россия һәм тулаем бар дөнья кебек үк, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, җитди икътисади кризиска юлыкты. Соңгы биш айда гына да республика бюджетына керемнәрнең пландагы дәрәҗәсеннән 32,2 млрд сум тирәсе акча җыелмады», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул искә төшергәнчә, Covid-19 пандемиясе кайбер тармакларның: көнкүреш хезмәтләре, туризм, авиация, сәнәгатьтә кайбер юнәлешләрнең эшлекле активлыгын чынлыкта туктаткан.
Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын Илкүләм план чараларын гамәлгә ашыруга актив кушылырга чакырды, бигрәк тә тиешле закон проектларын эшләүгә кагылышлы өлешендә. Парламент башлыгы сүзләренә караганда, бу вазгыятьтә Татарстан территориясендә федераль программаларны гамәлгә ашыру да мөһим булып тора. «Татарстан бюджетына кертелә торган һәр сум бүген аеруча кадерле, һәр тиен исәптә», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз