news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан бюджеты үзгәреп торачак”

Кабул ителәчәк бюджетның кытлыгы зур

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бюджет ул - “тере” закон, һәм һәрвакыт үзгәреп тора. 2015 нче елга бик тә җиңел булмаган икътисади шартларда кабул ителгән бюджет аеруча да үзгәрүчән һәм аның һәр тиененә кадәр санап бетерү мөмкин түгел. Кабул ителәчәк бюджетның кытлыгы да зур”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген III утырыш арасында уздырылган матбугат конференциясендә.

Моңа Россиянең Украина белән төзеләчәк килешүләре, нефть бәясе һ.б. бәйле булачагын да искәртеп, республика парламенты башлага болай диде: “Безнең максат – тартсанлыларыларның тормыш дәрәҗәсен киметмәүне булдыру”.

Киләсе елга булачак муниципаль һәм Президент сайлаулары да өстәмә чыгымнар таләп итүен, узган елда эшләп килгән 25 программаның эшчәнлеге дәвам иттерелүен, бюджет акчаларын кирәкле юнәлештә генә сарыф итәргә кирәклеге хакында да әйтеп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot