Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан белән Якутияне җылы мөнәсәбәтләр берләштерә
«Күп әйберләр милли республикаларда бертөрле, безне дә, сезне дә илнең федератив корылышы, халыкларның тел, мәдәнияте сораулары борчый. Безнең уртак эш җитәрлек», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. «Татарстан белән Якутияне җылы мөнәсәбәтләр берләштерә», — диде ул ике яклы очрашуда.
«Бу визит безнең өчен бик мөһим. Татарстанда Якутия көннәре ачылу, бай программа барлык юнәлешләр буенча тыгызрак эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Күп әйберләр милли республикаларда бертөрле, безне дә, сезне дә илнең федератив корылышы, халыкларның тел, мәдәнияте сораулары борчый. Безнең уртак эш җитәрлек», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул Татарстанда ТР Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшләгәнен искәртте. «Татарлар туган телен югалтырга теләми. Кирәк диләр. Аңа да карамастан, рус теле буенча БДИ ны югарырак балларга да тапшыралар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Александр Жирков Татарстанга 283 кешелек делегация килгәнен әйтте. «Ике театр, язучылар, мәдәният эшлеклеләре, түрәләр килде. Монда түрәлек остазлыгына параллель мәктәп тә бара», — диде.
Ул Саха Якутия башлыгы Айсен Николаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу булачагын искәртте. «Ике республика җттәкчеләре расында килешү дә төзеләчәк. Безгә үзара мөнәсәбәтләрне интенсив төстә үстерергә кирәк», — диде. Якутиянең 100 еллыгына чакырды.
Парламентарийлар үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу Якутиянең Татарстанга Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев җитәкчелегендәге рәсми визиты кысаларында узды. Визитның максаты — Татарстанда Якутия көннәрендә катнашу, программада «Якутия -Татарстан» төбәкара форумы планлаштырылган. Татарстан һәм Якутия арасында килешү төзү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз