news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан белән Оренбург өлкәсе нәтиҗәле хезмәттәшлек итә

Татарстан Парламенты җитәкчесе хезмәттәшләрен Оренбург өлкәсендә Закон чыгару җыены оештыруның 25 еллыгы белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан белән Оренбург өлкәсе нәтиҗәле хезмәттәшлек итә
Рамиль Гали/архив

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан белән Оренбург өлкәсе күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә, шул исәптә парламентара дәрәҗәдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк Закон чыгару җыенының 25 еллык эшчәнлегенә багышланган тантаналы утырышта шулай дип әйтте. Бу турыда республика Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен Оренбург өлкәсендә Закон чыгару җыены оештыруның 25 еллыгы белән котлады. Ул ике төбәкне дини-мәдәни элемтәләр берләштерә диде. Шулай ук Татарстан Оренбург өлкәсендә сан буенча икенче урында булган татарлар белән элемтәдә тора.

«Ата-ананы һәм күршеләрне сайламыйлар дип әйтәләр. Әмма күршеләрнең Оренбург өлкәсе кебек төбәк булуыннан уңдык», – диде Парламент җитәкчесе. Ул шулай ук Оренбург өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе Сергей Грачевка парламентаризм үсешенә өлеш керткәне өчен Татарстан Дәүләт Советының Мактау билгесен тапшырды.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко утырышта төбәкләргә зур ышаныч кирәк булуын әйтте. «Без Мәскәүдән кертергә омтылган законнарга еш кына каршы чыгабыз. Төбәк парламентларына күбрәк ышанырга, закон белән көйләү буенча сорауларны төбәк дәрәҗәсендә бирергә кирәк. Һәр төбәкнең үз традицияләре һәм үзенчәлекләре бар», – диде ул.

Валентина Матвиенко төбәк парламентларына илкүләм проектларны һәм Россия Презиеднты май указларын гамәлгә ашыру буенча зур җаваплылык йөкләнә диде.

«Илкүләм проектлар буенча кабинетларда түгел, ә халык белән фикер алышырга кирәк. Гражданнар Россия Президентының быел яшәү сыйфатын яхшырту мәсьәләсен ничек куюын тоярга тиеш. Җәмгыятьнең ярдәменә һәм аңлавына таянырга, мөмкин кадәр күбрәк кешене актив гражданлык эшчәнлегенә җәлеп итеп, үзара элемтәләрнең яңа формаларын эзләргә кирәк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100