news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан азык-төлек иминлеген тәэмин итә алачак

Татарстанда 2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Агросектор өчен катлаулы һава торышы шартлары булуга карамастан, Татарстанда азык-төлек иминлеге тәэмин итә алачаклар. Бу фикерне Буа районы активы белән очрашуда Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

Парламент башлыгы әйткәнчә, быел авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен катлаулы һава шартлары булды. Ул Татарстанда басуларның 80 проценты суктырылганын, 2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынуын әйтте.

«Безнең халыкны икмәк белән тәэмин итү буенча ниндидер шикләр һәм җитди борчылулар булмас дип уйлыйм. Хәзер терлекчелек тармагы өчен азык әзерләү белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Узган елда 5,5 миллионнан артык ашлык җыеп алган идек. Калган запасларны исәпкә алып, без азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә тагын да ышанычлырак карыйбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Буа районы аграрийларының аграр өлкәгә ярдәм итүгә һәм үстерүгә өлеш кертүләрен әйтте. «Монда игенчеләр һәрвакыт яхшы эшли. Авыл хезмәтчәннәрен, аларның осталыгын, хәтта шушындый катлаулы шартларда да хезмәт итә алуларын тиешенчә бәяләргә кирәк. Алар иң югары бәягә лаек», — диде Дәүләт Советы Рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100