news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татар яшьләре лидеры мәктәбе делегатлары белән очрашты

Парламент башлыгы республикада туган телне саклау, үстерү буенчаэшчәнлек белән таныштырып үткәннән соң, бу өлкәдә тамырдан үзгәреш булмавын хәбәр итте һә

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга Татар яшьләре лидеры мәктәбе эшендә катнашу өчен килгән милләттәшләребез белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Йосып Якупов катнашты.

Татар яшьләре лидеры мәктәбе быел беренче тапкыр ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте һәм “Идел” яшьләр үзәге белән берлектә оештырылды. Яшь лидер мәктәбе эшендә Әстерхан, Владимир, Воткинск, Екатеринбург, Красноярск, Магнитогорск, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Новосибирск, Оренбург, Омск, Пенза, Башкорстан, Чувашия, Кабарда-Балкария, Коми Республикасы, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия Республикалары, Саратов, Самара, Тольятти, Төмән, Ульяновск, Чиләбе шәһәрләре яшьләре катнаша.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан хакимияте республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне саклауга зур игътибар бирә. Билгеле булганча, парламент депутатлары милләттәшләребезгә булышлык итү мәсьәләсен Татарстан Конституциясенең 14 нчы статьясына кертте. Шулай итеп, үз өстенә зур йөкләмә алды. “Әмма аны тулысынча тормышка ашырып бетерә алганыбыз юк әле”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин шул ук вакытта министрлык-ведомстволар, төрле иҗтимагый оешмалар линиясе буенча әлеге юнәлештә эш алып барылуын белдереп.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр белән очрашуда республиканың дәүләт телләре итеп татар һәм рус телләре игълан ителүен, туган телдән башка халыкның милләт буларак юкка чыгу куркынычы барлыгын билгеләп үтте. Милләттәшләребезгә үзләре яшәгән төбәкләрдә тугын телне саклау зарурлыгын җиткерде. “Чынлап торып карасаң, ана телендә яшьтән гаиләдә сөйләшергә кирәк. Туган телдә аралашуны көчләп тагып булмый”, - диде ул.

Парламент башлыгы республикада туган телне саклау, үстерү буенча эшчәнлек белән таныштырып үткәннән соң, бу өлкәдә тамырдан үзгәреш булмавын хәбәр итте һәм проблеманың гаиләдә булуын белдерде. “Яшь вакытта бу хакта уйламыйсың да. Ә өлкәнәйгәч, моңа бик үкенәләр. Бу геннардан килә торган ихтыяҗ”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин татар яшьләренә 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек турында сөйләп үтеп, аның халыкны спортка һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итүен билгеләп үтте. “Без спортчыларны, тренерларны һәм судьяларны әзерләячәкбез. Татарлар – яхшы спортчылар”. – диде ул.

ТР парламент башлыгы Татарстанда яшьләргә ихтирам белән карауларын, моның ачык мисалы булып ТР Дәүләт Советы каршында Иҗтимагый яшьләр палатасы оештырылуын, аның яшьләр өчен зур мәктәп булуын хәбәр итте. Урыннарда мондый институтларны оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Илдар Гыйльметдинов үз чиратында төбәкләрдәге яшьләргә һәрвакыт булышлык итеп торачакларын, берничә төбәктә форумнар уздыруда финанслар белән дә ярдәм күрсәткәнлекләрен әйтте. И.Гыйльметдинов сүзләренчә, якын киләчәктә балаларның тел өйрәнү лагере оешачагын, татарларны милли-мәдәни федераль мохтарияте аны тәэмин итеп торуны үз өстенә алачагын хәбәр итте. Шулай ук планнарда – Татар яшьләре ассоциациясен яки берлеген төзү һәм федераль программаларда катнашу.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан, Свердловск һәм Ульяновск шәһәрләреннән килгән милләттәшләребезнең эшкә урнашу, Иҗтимагый яшьләр палатасын төзү, төбәкләрдә Татарстан вәкиллекләрен булдыруга кагылышлы сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100