Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Татар эстрадасының дәрәҗәсе күтәрелде дип уйлыйм
Дәүләт Советы Рәисе Ваһапов фестиваленең халыкны берләштерүдә, туган телне саклап калуда роле зур дип саный.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңгы елларда татар эстрадасының дәрәҗәсе күтәрелде, дигән фикердә. Бу хакта ул Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең юбилей концертында чыгыш ясаганда әйтте.
"Татар җыры бәйрәменә бердәм булып җыелышып килдек", - дип башлады сүзен ул, һәм Республика җитәкчелеге исеменнән бар кешене тантана белән котлады, барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Ваһапов фестивале талантлы яшь җырчыларны таныта. Ул халкыбызны берләштерүгә, туган телебезне саклап калуда зур өлешен кертә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Рифат Фәттахов талантлы, затлы җырчыларны эзләп таба һәм зур сәхнәгә чыгарып, таныта белә торган продюсер. Яшәсен татар җыры, моңы һәм туган телебез", - дип тәмамлады чыгышын ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мәдәни үсешенә керткән хезмәте өчен Рәшит Ваһапов фестивале фонды коллективына Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы рәисе исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Фестиваль кирәкле вакытта, кирәкле урында килеп чыкты. Без Россиянең 49 төбәгендә, дөньяның 11 илендә булганбыз. Быел катнашкан 157 яшь җырчы зур сәхнәгә чыгып, татар җырына хезмәт итәм дип әйтә икән, димәк, киләчәгебез бар", - диде продюсер Рифат Фәттахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз