Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан милли автономияләргә бүләкләр тапшырды
Парламент башлыгы Татарстан халыклары ассамблеясе вәкилләрен республика үсешенә һәм милләтара татулыкны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» дип аталган истәлек билгеләре тапшырды. Әлеге бүләкләрне 25 кеше алды.
«ТАССР оешуга 100 ел тулу — безнең өчен тарихи дата. Республика үсешендә гаять күп кеше катнашты һәм бүген без ия булган нәрсәләрне эшчән, күпмилләтле халкыбыз эшләде. Сез һәммәгез эш урыныгызда, үз эшегез белән республика үсешенә өлеш керттегез», — диде ул Татарстан Халыклары дуслыгы йортына тантаналы чарага җыелган кешеләргә.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ТАССРның 100 еллыгына багышлап республикада күп чаралар үткәрергә планлаштырылган булган, әмма Covid-19 пандемиясе үз төзәтмәләрен керткән. «Без кайбер чараларны җәйнең икенче яртысына кичектердек», — дип өстәде ул.
«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе республиканың бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты карары белән 2019 елның августында гамәлгә куелган. Ул Татарстанның дәүләт, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән гражданнарга тапшырыла.
Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе 240тан артык милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәне үз эченә ала. Бөтен республика буенча Ассамблеянең 19 вәкиллеге, 12 Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз