news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин тармаклар буенча мини-заводлар төзергә һәм шәхси секторга булышырга чакырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның Тәтеш районы Советы хисап сессиясендә катнашты

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстанның Тәтеш районы Советының хисап сессиясе булды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисади кризис шартларында муниципаль хакимиятләрнең районның хуҗалык һәм эшлекле тормышында актив гамәлләре кирәклеге хакында белдерде, дип хәбәр итә республика парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге. 

Тәтешкә килгәч Дәүләт Советы спикеры район башлыгы Рәмис Сафиулов белән бергә җирле товар җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен карады. Райпо, "Тәтеш" йорт төзү комбинаты, "Кант" фирмасы, җирле авыл хуҗалыгы техникумы, шулай ук "Яңа юл", "Нур", "Яңа таң", "Авангард" һәм башка агрофирмаларның стендлары яныннан узганда, Фәрит Мөхәммәтшин бизнеска күрсәтелүче ярдәм күләме, аграр сектор вәкилләренең кәефләре, райондагы эшкәртүче тармак перспективалары белән кызыксынды.

Сессиядә җирле Совет депутатлары 2014 елда Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше турындагы хисап тыңлады һәм 2015 елга бурычлар билгеләде. Рәмис Сафиулов үз чыгышнда билгеләп узганча, район республиканың күп программаларында катнаша. Аның сүзләренчә, муниципалитетның салымнар буенча бурычы юк,  узган ел республика бюджетына 38 миллион сум акча күчерелгән. Уртача хезмәт хакы 10 процентка артып, 19 мең сумнан күбрәкне тәшкил итә. Районның агросәнгать секторында бу күрсәткеч - 14,1 мең сум. Район башлыгы шулай ук игътибар таләп итүче мәсьәләләрне дә санап узды: кешеләрне эш белән тәэмин итү, халык саны кимү проблемасы һәм башкалар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыелган депутатларга, предприятие җитәкчеләре һәм кече бизнес вәкилләренә  мөрәҗәгать итеп, быелгы ел бөтен кешедән максималь активлык һәм акчаларны кысып тотуны таләп итә, дип белдерде. "Район башлыгы эшләр торышына җентекле анализ тәкъдим итте, - диде ул. - Минем бурыч сезне нәрсә һәм ничек эшләргә өйрәтү түгел. Мин бүгенге көндә теге яки бу эш участогы өчен җаваплы кешеләр алдында торган бурычларга игътибар юнәтергә тырышам".

Парламент башлыгы Тәтешнең Татарстан муниципаль районнар рейтингында 44нче һәм шәһәрле районнар рейтингында 17нче урында гына торуына карата канәгатьсезлек белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин тәтешлеләрне барлык юнәлешләр буенча да эшлекле һәм хуҗалык эшчәнлекне активлаштырырга чакырды. "Сезгә көчәеп килүче кризис нәтиҗәләре белән бәйле яңа икътисади шартларда тиз арада эш итәргә туры киләчәк,  - дип белдерде республика Дәүләт Советы Рәисе. - Тармаклар буенча мини-заводлар төзү, шәхси секторга булышу юлыннан бару зарур".

"Республика җирле хакимият органнарын матди-техник ныгытуга зур игътибар бирә - барлык авыл җирлекләре диярлек республика бюджетыннан автомашина, компьютер техникасы белән тәэмин ителгән, хезмәт хаклары арттырылды, - дип ассызыклады ул. -  Шуңа сездән сорау да зур. Бөтен дәрәҗә хакимият, бизнес вәкилләре, актив һәм эшлекле кешеләр тырышлыгы белән генә без авырлыкларга бирешмәячәкбез".

Тәтеш районы Советы сессиясе эшендә ТР Дәүләт советы депутаты Валерий Власов, ТР юстиция министры Лариса Глухова һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100