news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Төзәтмәләр кертелгәч, Россия Конституциясенең абруе артачак

Ул Татарстан депутатларының Владимир Путинга мөрәҗәгате Конституциядә уйланылганны гамәлгә ашыруга кагылышлы булуын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Төзәтмәләр кертелгәч, Россия Конституциясенең абруе артачак
tatarstan.ru

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төзәтмәләр кертелгәч, Россия Конституциясе абруе артачак. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга шулай дип белдерде.

«Россиядә җаваплы чор, Путинның көче гражданнарны социаль яклауга, дәүләтчелекне ныгытуга юнәлтелгән. Әле бит тышкы сәяси вазгыятьтә четерекле мәсьәләләр дә бар. Шушы төзәтмәләр кертелгәч, Россия Конституциясенең ил территориясен, халыкларының хокуклары, вәкаләтләрен саклау мәсьәләсендә абруе артачак. Халык һәм депутатлар тарафыннан да хупланырга тиеш», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, тулаем алганда, Конституциягә төзәтмәләр турында документның яшәргә хокукы бар. Аны гомумхалык арасында тавыш бирүгә чыгарырга мөмкин, ди парламент рәисе.

Дәүләт Советы Рәисе депутатларның Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатенә карата фикерен әйтте. «Без әзерләгән мөрәҗәгать үзгәрешләргә түгел, ә күбрәк Конституциядә уйланылганны гамәлгә ашыруга кагылышлы. Телне саклау бит татар, чуваш, удмурт, мариларны гына борчымый. Рус телен дә чит тел сүзләре кермәслек итеп сакларга кирәк. Рус теле — бик күп халыкларның аралашу теле», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан депутатлары мөрәҗәгатьтә Конституциянең элекке һәм яңартылган нормалары, республикаларның дәүләт телләре Илбашы игътибарында булуын сорый. «Бер халык та ата-анасы телен онытмасын. Алга таба да илебез күп милләтлелек рухын саклап калсын дип телибез», — диде.

Ул, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем әгъзасы буларак, көн аралаш диярлек очрашулар принципиаль, радикаль сораулар да күтәрелгәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100