news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш кирпеч заводы нигезенә капсула салды
Республикада төзелешнең киң колач алуы югары сыйфатлы төзелеш материаллары таләп итә
Скопировать ссылку
(Тәтеш, 18 июль, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш төзелеш материаллары комбинаты нигезенә капсула салуда катнашты.
Әлеге тантанада Тәтеш муниципаль районы башлыгы Мөхәррәм Ибәтов һәм “Тәтеш төзелеш материаллары комбинаты” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Риф Гайнанов та катнашты.
Киләчәктә Тәтеш районының Жуковка торак пункты янында елына 60 миллион данә кирпеч җитештерергә сәләтле заманча завод корпусы сафка басачак. Продукциянең беренче сынау партиясе 2009 елның җәендә эшләп чыгарылачак. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 1,2 миллиард сум тәшкил итә. Булачак заводта Италиядә җитештерелгән иң заманча җиһазлар урнаштырылачак (җиһазның бәясе – 11 миллион доллар).
“Бүген Тәтеш җирендә – зур һәм шатлыклы вакыйга. Кызыл балчык ятмалары белән янәшә урнашкан яңа завод 2010 елга ук тулы куәтенә эшли башлар дип өметләнәм”, - дип белдерде капсула салу тантансында Тәтеш районы башлыгы Мөхәррәм Ибәтов.
“ТР Президенты республика территориясендә төзелеш материаллары җитештерүне арттыру бурычын куйды. Хәзерге вакытта Татарстанда елына 2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыла. Киләчәктә әлеге күрсәткеч 4 миллион квадрат метрга кадәр артачак”, - дип билгеләп узды ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, республикада төзелешнең киң колач алуы югары сыйфатлы төзелеш материаллары таләп итә һәм Тәтеш комбинаты продукциясенең ихтыяҗ белән кулланылачагына шик юк. Завод яңа эш урыннары, район һәм республика бюджетына салым китерәчәк. Тәтеш заводы чыгарачак югары сыйфатлы продукция XXI гасырда иҗтыяҗ белән кулланылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot