Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәт Садыйк Доганга истәлеккә ТР 5нче чакырылыш Дәүләт Советы турында китап бүләк итте.
(Казан, 15 июль, "Татар-информ"). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты. Консул Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый. Бу хакта РТ Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әхмәт Садыйк Доганга нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең позитив яссылыкта ныгуын билгеләп үтте.
"Татарстан җитәкчелеге Төркия Республикасы белән сәүдә, икътисадый, мәдәни һәм фәнни өлкәләрдә хезмәттәшлеккә аеруча зур игътибар бирә, - диде ул. - Без шулай ук парламентлар арасында элемтәләрнең ныгуын да телибез. Чөнки 1995 елда ук Төркия Бөек Мили Җыены белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында Беркетмә имзаланган иде".
Әхмәт Садыйк Доган консуллыкның эшенә шартлар тудырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
"Мин Россиядә, аерым алганда Татарстанда, эшләвем белән бәхетле, - диде ул. - Республиканың күп кенә шәһәрләрендә булырга туры килде, алар миңа бик ошады, Татарстанның Россиядәге иң алдынгы регион булуына ышандырдылар. Без Россия белән мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез, Татарстанны яратабыз".
Очрашу барышында шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында фикер алышу булды. Төрек милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
Хушлашканда Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәт Садыйк Доганга дипломат эшчәнлегендә киләчәктә дә уңышлар теләде һәм истәлеккә ТР 5нче чакырылыш Дәүләт Советы турында китап бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз