news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы генераль консулы белән фикер алышты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Төркиянең Казандагы яңа генераль консулын кабул итте.

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы генераль консулы белән фикер алышты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Исмет Эрикан белән сөйләшүләр үткәрде, дипломатны үз вазифасына керешүе белән котлады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр уңышлы бара, гуманитар элемтәләр ныгый. Бүген Сочида безнең дәүләтләрнең лидерлары очраша, алар киләчәктә хезмәттәшлекне үстерүгә өметләнә. Без тыгыз элемтәләрнең кадерен беләбез һәм бу процесска үз төбәк өлешебезне кертергә әзер», – диде Фәрит Мөхәммәтшин, кунакны сәламләп. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Татарстан белән Төркиягә сәүдә-икътисади һәм парламентара хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк, дигән фикер белдерде.

Исмет Эрикан үзенең җавап сүзендә кунакчыллыгы һәм диалогка әзерлеге өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Төркиянең Казандагы генераль консулы ике дәүләтнең парламентара багланышлары аерым игътибар таләп итә, дип килеште. «Әнкара мондый хезмәттәшлеккә әзер», - дип ышандырды ул.

Исмет Эрикан әфәнде 2019 елның 1 октябрендә Төркиянең Казандагы генераль консулы вазифасына кереште.Аннан элгәреге консул Әхмәтсадыйк Доган бу посттан быелның июлендә китте. Эрикан әфәнде Төркия Тышкы эшләр министрлыгында һәм АКШ, Болгария, Сингапур һәм башка илләрдәге вәкиллекләрендә эш стажы булган тәҗрибәле дипломат. Ул 1996 елда башланган Татарстан һәм Төркия дипломатик мөнәсәбәтләре тарихында уникенче генераль консул булды.

Эрикан җитәкчелегендәге консуллык округы Идел буеның 6 регионын, шул исәптән Марий Эл, Мордовия, Башкортстан, Чувашстан һәм Самара өлкәләрен үз эченә ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100