news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Төркия белән безне туризм кына түгел, ә бик күп икътисади җепләр дә бәйли”

Төркиянең Бөек милли җыен вәкилләре Татарстан парламентының чираттагы утырышында катнашты

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Төркиянең Бөек милли җыен вәкилләре Татарстан парламентының 7 нче утырышында катнашты.

“Татарстан һәм Төркиянең хезмәттәшлеге югары дәрәҗәдә бәяләнә. Әлеге төбәк белән безнең тарихыбыз уртак, телебез, динебез, мәдәниятебез бер. Шул элемтәләрне файдаланып, безгә тагын да якынаерга, берләшергә генә кирәк, - диде Төркия Республикасының Бөек милли җыен рәисе Җәмил Чичек бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә. - Икътисад, сәүдә өлкәләрендә дә Төркиянең бик күп эшмәкәрләре Татарстанда үз эшләрен булдырырга әзер. Монда Татарстан Хөкүмәтенең һәм безнең парламетара мөнәсәбәтләребезнең дә өлеше зур”.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Безнең күптәнге хезмәттәшлегебез елдан-ел ныгый гына. Беренче парламентара килешү 1995 елда имзаланган иде, әмма Төркия вәкилләренең парламентта рәсми рәвештә беренче тапкыр гына чыгыш ясавы. Төркия белән безне туризм гына түгел, ә бик күп икътисади җепләр дә бәйли. Төркия җитәкчелеге безгә бик нык ярдәм итә һәм дөрес сәясәт алып бара. Алабуга махсус икътисади зонасында гына да Төркиянең өч эре компаниясе эшләп килә”, - диде.

Ул да шулай ук Төркия белән уртак тарих булуга басым ясады. “Заманында әлеге руспублика безнең илдән киткән ватандашларыбызны үзенә кабул иткән, кайберләренең каберләре дә шунда. Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды, Истанбулда аның исемендә зур парк барлыкка килде. Без моның белән горурланабыз һәм мондый мөнәсәбәтне югары бәялибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot