news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан Мәҗлесе (парламенты) Рәисе Акҗа Нурбердыева белән очрашты

Очрашуда Төрекмәнстан һәм Татарстан парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү мөмкинлеге каралды

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга Татарстанның яңа Президенты инаугурациясенә килгән Төрекмәнстан Мәҗлесе (парламенты) Рәисе Акҗа Нурбердыева белән очрашты.

Татарстан парламенты башлыгы, кунакларны сәламләп, Төрекмәнстан Президенты Г.Бердымөхәммәтов белән ике арада яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. Төрекмәнстан һәм Татарстан парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләре барлыгын хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның дөньякүләм икътисад белән тыгыз бәйләнештә булуын ассызыклап үтеп, республикада икътисади кризис нәтиҗәләрен “йомшарту” максатыннан, бер төркем закон проектлары эшләнүен белдерде. Кризисның республика икътисадында чагылыш табуын, хезмәт яшендәге халыкның 5 процентка якыны эшсез калуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул Татарстанда нефтехимия тармагын үстерүгә зур игътибар бирелүен, бу нисбәттән нефть эшкәртүче “ТАНЕКО” заводын төзүнең стратегик төзелеш дип аталуын хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, бүгенге вакыйгаларны шәрехләп, Татарстанның яңа Президенты үз вазыйфаларына керешү белән, Шәймиев эпохасыннан соң яңа эпоха башлануын билгеләп үтте. “Советлар Берлеге таркалгач, авыр елларны аның белән уздык. 1994 елда Татарстан федераль үзәк белән икеяклы федератив Шартнамәне имзалады. 2007 елда без хезмәттәшлек, вәкаләтләрне бүлешү турындагы икенче шартнамәгә кул куйдык. Анда берничә мәсьәләгә ачыклык керттек, кайбер вәкаләтләрне өстәмә рәвештә үз өстебезгә алдык. Һәм ул федераль закон буларак кабул ителде. Бу Шартнамә эшли. Без шул рәвешле дәүләтнең федераль үсеш векторын саклап калдык дип саныйбыз”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин. Һәм әлеге законны тормышка ашыру кысаларында алып барылган эшләр белән таныштырды. Ул бигрәк тә Казанда 2013 елда узачак Универсиада объектларын төзү мәсьәләләренә тукталды.

Татарстан парламенты башлыгы үз чыгышында республикада яшәүче төрекмәнлеләр белән мөнәсәбәтләргә аерым игътибар биреп, Татарстан халкының алар белән дустанә яшәүләрен хәбәр итте. Фәрит Мөхәммәтшин үзенең ТР Халыклары ассамблеясе рәисе икәнлеген, төрекмәннәр белән төрле чараларда очрашуларын, аралашуларын, бернинди проблемалар булмавын белдерде. “Без бер-беребезне аңлыйбыз, без рухи яктан, тел һәм дин ягыннан бик якынбыз”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Төрекмәнстан Мәҗлесе (парламенты) Рәисе Акҗа Нурбердыева исә үз чиратында ике ил арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең урнашканлыгын белдереп, мәдәниятта, тарихта уртак яклар булуын һәм халыкларны якынайтуын билгеләп үтте. Алга таба гуманитар, икътисади өлкәләрдә Татарстан белән элемтәләрне үстерү көтелә.

Төрекмәнстан Мәҗлесе составына 125 депутат керә, аларның 21 проценты – хатын-кызлар. Депутатлар биш юнәлешкә караган комитетларда эшли.

Билгеле булганча, 2009 елда Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы товар әйләнеше 101 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Бигрәк тә “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте һәм «КЭР-Холдинг” линиясе буенча актив хезмәттәшлек алып барыла.

Акҗа Нурбердыева үз чыгышында Төрекмәнстанда халыкны социаль яктан мәсьәләләренә тукталып, аларда газ, су, электр энергиясе һәм тозның бушлай булуын, торакның ипотека программасы буенча 30 елга 1 процент арттырып түләү шарты белән бирелүен хәбәр итте. Шула ук альтернатив энергия чыганаклары – кварц, кояш энергиясе һәм җил тегермәннәре актив кулланылышта булуын әйтте.

Ул шулай ук Төрекмәнстанда балаларның һәрьяклап үсешенә зур игътибар бирелүен, гомумбелем бирүче уку йортларында гына түгел, вузларда да белем алуның бушлай булуын билгеләп үтте. Төрекмәнстан Президентының фән үсеше, фәнгә яшьләр килү мәсьәләләрен күз уңында тотуын ассызыклап үтте. Хәзерге вакытта авыл җирлекләре инфраструктурасын күтәрү проблемалары белән шөгылләнүләрен, кече һәм урта бизнеска эшләр өчен уңайлы шартлар тудыруларын хәбәр итте.

Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент комитетлары җитәкчеләре катнашты.







news_right_1
news_right_2
news_bot