Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин түрәләрнең сишәмбе кабул итүе даими тикшереләчәген әйтте
Парламент рәисе гражданнарның мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булырга кушты.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җитәкчеләр, түрәләр һәр сишәмбе халыкны кабул итәргә тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген ТР Иҗтимагый палатасында очрашуда закон үтәлеше даими тикшерелеп торачагын әйтте.
«Без, Россия төбәкләренең бик азларының берсе исәбендә, халык белән эшләүнең әһәмиятен аңлап, ТР законын кабул иттек. Закон нигезендә, Хөкүмәт карары чыкты: һәр сишәмбе Бердәм кабул итү көне итеп билгеләнде», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин былтыр Лаешта прокуратура белән шушы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. «Күп кенә проблемалар ачыкланды. Бүген төрле дәрәҗәдәге түрәләр, хакимият, производстволар сишәмбе халыкны аз кабул итә, ничек тә качарга тырышалар, чөнки үзеңә җаваплылык алырга, язып алырга, хәл итәргә кирәк бит. Быел прокуратура белән сөйләштек, бу мәсьәләгә даими кайтачакбыз», — диде.
Парламент җитәкчесе Иҗтимагый палата әгъзаларына урыннарда халык белән ничек эшләүләренә игътибар итәргә киңәш бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, гражданнардан Татарстанның Иҗтимагый палатасына 1 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешә. Сайлау кампаниясе барышында ул Дәүләт Советына халыктан 8300 мөрәҗәгать килгәнен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз