news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: "Түбән Кама бик зур икътисади һәм мәдәни потенциалга ия"

Бүген Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты ачылды.

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама каласында Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул шулай ук Түбән Кама муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу да үткәрде.

Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, район территориясендә 50дән артык милләт вәкиле гомер кичерә, түбәнкамалыларның төп өлешен  элеккеге Советлар Союзының барлык нокталарыннан Татарстанга нефть химиясе гиганты һәм яшьлек шәһәрен төзергә килгән кешеләр тәшкил итә. "Бу безнең күп милләтле шәһәр өчен күптән көтелгән вакыйга, - дип ассызыклады Түбән Кама мэры. - Безнең шәһәргә нибары 48 яшь һәм бу йорт алга таба да тулыланачак, үсәчәк, бу - безнең байлыгыбыз. Без бу көнгә бик озак килдек һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән республика Дәүләт Советы җитәкчесе ярдәме белән без Халыклар дуслыгы йортын ачуга ирештек".

Түбәнкамалыларны республика җитәкчеләре исеменнән якынлашып килүче Шәһәр көне һәм Халыклар дуслыгы йорты ачылу белән котлап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең күптәнге хыялы тормышка ашуны билгеләп үтте. "Бу кайчандыр йөрәге кушуы буенча бирегә килеп, бүгенге көндә бердәм тату гаиләдә яшәүче кешеләр өчен истәлекле вакыйга, - диде ул. - Түбән Камага бөтен кешене берләштерүче, иске гореф-гадәтләр сакланган һәм яңалары туган, шәһәрдә көн кичерүче милләтләрнең мәдәни элемтәләре ныгыган йорт кирәк иде. Бу йортта милли җәмгыять вәкилләре кунак түгел, ә хуҗа булыр дип ышанам. Бүгенге көндә Түбән Кама республика тормышында, аның икътисадында, социаль өлкәсендә, сәяси тормышында зур роль уйный. Ул бик зур үсеш потенциалына ия".

Заманча шартларда Татарстан халыклары Ассамблеясының аерым миссиясе турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин республика яшәүче милләтләрнең мәдәни, рухи, милли ихтыяҗларына сакчыл һәм игътибарлы караш кирәклеген ассызыклады. "Сез барыгыз да Украинаның көньяк-көнчыгышындагы тискәре вакыйгалар шаһиты, көн саен диярлек безнең илебезгә аннан меңләгән кеше күчеп килә, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы. - Бу вакыйгалар тагын бер тапкыр милләтара мөнәсәбәтләрнең нечкәлеген күрсәтә. Без Украина качакларына булышудан баш тарта алмыйбыз. Кешеләр бәлага тарган, алар сугыштан котылу эзли. Моны түбәнкамалылар аңлыйдыр дип өметләнәм". 

Тантаналы ачылыштан соң, ТР Дәүләт Советы Рәисе Халыклар дуслыгы йорты бинасын карады, милли җәмгыятьләрнең кабинетларында булды, Түбән Кама иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Туфан Миңнуллин исемендәге Татар драма театрында Түбән Кама мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу азагында кайбер мәдәният хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта белдерә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100