news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин төбәкләрнең закон инициативаларын парламентта карау мәсьәләсен күтәрде

Татарстан Парламенты башлыгы Хөкүмәт кире какса да, төбәкләр хуплаган закон инициативаларын карамау дөрес түгел дип саный.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Төбәкләрдә кабул ителгән закон инициативалары Хөкүмәтнең тискәре бәяләмәсенә карамастан, каралырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советында узган утырышта шул хакта әйтте. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Закон чыгару Советы Президиумы утырышында парламентарийлар балаларга өстәмә белем бирү темасын карадылар. Депутатлар һәм сенаторлар түгәрәкләрне һәм факультативларны барлык укучылар өчен дә бер смена укыган очракта гына булдырырга дигән фикергә килде. “Без бу мәсьәләне чишү өчен чаралар эзлибез. Ике сменалы уку проблемасын хәл иткәннән соң өстәмә белем бирү үзенә үсеш этәргече алыр дип уйлыйм”, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе төбәкләрнең закон инициативаларын Федераль Собраниедә карау мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренчә, Хөкүмәтнең тискәре бәяләмәсеннән соң, төбәкләрнең хуплавына да карамастан инициативаны карамыйлар. Парламент башлыгы сүзләренчә, бу дөрес алым түгел.

“Аны Дәүләт Думасы Рәисе Ирина Яровая хуплады. Ул Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар катнашында төбәкләрнең закон инициативаларын Закон чыгару советында карарга тәкъдим итте”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100