news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Төбәкләрдә Евразия интеграциясе буенча ресурс үзәкләре кирәк

Евразия икътисади берлеге илләре төбәкләрендә шундый ресурс үзәкләре төзү ихтыяҗы туып килә, ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин: Төбәкләрдә Евразия интеграциясе буенча ресурс үзәкләре кирәк
архив

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Евразия интеграциясе мәсьәләләре буенча ресурс үзәкләре төзергә тәкъдим итте. VIII Казан Евразия фәнни-гамәли форумының пленар утырышында ул шулай дип белдерде.

Республика парламентны спикеры Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы Дипломатик академиясенең профиль белгечләрен әзерләү һәм яңадан укытуга керткән өлешен югары бәяләде. Ул шулай ук Россия милли республикалары Фәннәр академияләренең әлеге мәсьәләләрдәге ролен билгеләп үтте.

«Шул ук вакытта, Евразия икътисади берлеге илләре төбәкләрендә шундый ресурс үзәкләре төзү ихтыяҗы туып килә. Мондый алым урыннарда кадрлар потенциалын көчәйтергә, белгечләрне Евразия профессиональ челтәренә кертергә һәм инициативаларга оператив реакция белдерергә ярдәм итәр иде», - диде Мөхәммәтшин.

Спикер билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Татарстан 90нчы еллар башында беренчеләрдән булып халыкара элемтәләрне төбәк дәрәҗәсендә үстерергә кирәклеге турында белдерде.

«Бүгенге көндә республика халык хуҗалыгының барлык тармаклары да теге яки бу дәрәҗәдә тышкы дөнья белән элемтәдә тора. Чит ил партнерлары төрле социаль-икътисади үсеш программалары һәм проектларында катнашуга актив төстә җәлеп ителә», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин Татарстанның Россия төбәкләре Илкүләм инвестиция климаты рейтингында икенче баскычка күтәрелүен әйтте. Петербург халыкара икътисади форумында шул хакта билгеле булды.

«Моның артында бик зур хезмәт тора», - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100