news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк канун чыгару органы башлыклары медиарейтингында югары күтәрелде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе медиарейтингта икенче баскычны яулады.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ноябрь аенда Россия субъектлары канун чыгару органнары башлыклары медиарейтингта икенче баскычны алды.

Октябрь аеннан башлап “Медиалогия” компаниясе рейтингында ул өч баскычка күтәрелде, дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.

Медиарейтингта беренче урынны Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников яулаган. Өченче урында – Кырым Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot