Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Судан яшьләрен Казанда укырга чакырды
Фәрит Мөхәммәтшин Судан яшьләрен Казанда укырга чакырды
(Казан, 24 декабрь, «Татар–информ», Альбина Фәхрисламова). 24 декабрьдә республиканың Дәүләт Советында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Судан Республикасының тышкы сәүдә министры Әбд әл–Хәмид Муса Каша җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин ике республика арасында багланышларның динамик үсеше белән канәгать булуын белдерде, республикадагы икътисади вәзгыять, Дәүләт Советы эше турында сөйләде. Судан безгә халкының яртысыннан артыгы ислам динен тоту белән дә якын, дип билгеләп үтте ул.
Әбд әл–Хәмид Муса Каша әфәнде исә, үз чиратында, визит йомгаклары һәм төзелгән килешүләр, аерым алганда, Суданның «Гиад» дәүләт предприятиесендә тиздән гамәлгә ашырылачак «КамАЗ» автомобильләрен җыю проекты турында хәбәр итте. Бүген Казан вертолет заводында булганда без шулай ук Суданда вертолетлар җыю мөмкинлеге турында тәкъдим алдык һәм без аны һәр яклап хуплыйбыз, диде кунак.
РФдә Судан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Чол Денг Алак билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында Судан белән тауар әйләнеше күләме буенча беренче урынны алып тора.
Без Судан продукциясенең республика базарында булуын теләр идек, Татарстан Судан яшьләренең Казан югары уку йортларында уку мәсьәләсен карарга әзер һәм моны федераль хөкүмәт тә хуплар дигән ышаныч белдерде Ф.Мөхәммәтшин очрашу ахырында.
Очрашуда шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз