news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: "Студентлар хезмәт отрядлары - бу безнең яшьләрнең иң үткен, креатив һәм мөстәкыйль өлеше"

Казанда студентлар хезмәт отрядларының республика яшьләр форумы уздырылды

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»).  Бүген Казанда "Сүз белән түгел, эш белән!" шигаре белән студентлар хезмәт отрядларының республика яшьләр форумы уздырылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

"Ак Барс" Яшьләр үзәгенә килгән парламент җитәкчесен фойеда КФУ, КДАТУ, КДМУ, КДЭУ һәм республиканың башка югары уку йортлары студентлар отрядлары әгъзалары каршы алды. Аларның эшчәнлегенә багышланган стендлар белән танышып һәм командирлар белән аралашып, Фәрит Мөхәммәтшин "җәйге семестр"да эш нәтиҗәләре, хезмәт шартлары, урыннардагы хакимиятләрнең отрядларга мөнәсәбәте белән кызыксынды.  Студентлар ышандырганча, алар бөтен җирдә Татарстан Республикасы данын лаеклы якларга тырыша. Студентлар хезмәт отрядларының республика  штабы мәгълүматлары буенча, 2014 елда 8 тармак юнәлеше буенча Татарстан югары һәм урта махсус уку йортларыннан 10 меңнән артык кеше эшләгән.

Форумның ахыргы дискуссион сессиясендә чыгышын студентларны һәм хәрәкәт ветераннарын Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләүдән башлап, Фәрит Мөхәммәтшин аларга традицияләрне саклап калган һәм зур эшләр башкарган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Татарстан студентлар хезмәт отрядлары күп максатлы һәм комплекслы бурычлар чишә, - дип билгеләп үтте ул. - Безнең республикада ярты   гасырлык тарихы булган хәрәкәт булачак белгечләр өчен менә дигән чыныгу, күмәк бердәмлек тәрбияләү, шәхси мөстәкыйльлек һәм җаваплылык мәктәбе. Казакъстан чирәм җирләрен үзләштерүгә беренче сәфәрләрдә оешкан студент отрядлары "КАМАЗ", "Нижнекамскнефтехим", "Казаньоргсинтез" һәм башка бөтенсоюз гигантлары төзүдә катнашкан. Сез бүген дә илнең хезмәт елъязмасына үзегездән зур өлеш кертәсез. "ТАНЕКО", Универсиада-2013, 2014 нче елгы Сочи Олимпиадасы моңа мисал булып  тора. Бу студентлар хезмәт отрядларының яшьләрнең иң үткен, креатив һәм мөстәкыйль өлеше булып калуын сөйли".

Татарстанның Идел буе федераль округындагы алдынгы позицияләре турында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Советы Рәисе хакимият һәм җәмгыятьнең уртак максатка - республиканы яшәү, эшләү һәм иҗат итү өчен тагын да уңайлырак итүгә йөз тотканын ассызыклады. "Без барыннан да алда булырга тиеш!  Башкача була алмый. Без сезнең белән барын да булдырабыз! Татарстан студентлар хезмәт отрядларын һәрчак югарыда булсын", - диде ул. 

Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе форум делегатларының сорауларына җавап бирде һәм республика парламенты депутатларын сайлауда актив катнашырга чакырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100