news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Аурупа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессы Регионнар палатасының Мәдәният һәм мәгариф комитеты утырышын уздырачак

^Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Аурупа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессы Регионнар палатасының Мәдәният һәм мәгариф комитеты утырышын уздырачак

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Страсбургта Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Аурупа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессы Регионнар палатасының Мәдәният һәм мәгариф комитеты (ул - аның рәисе) утырышын уздыра.

Утырыш катнашучылары массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге сәясәткә һәм чик аша хезмәттәшлеккә кагылучы мәсьәләләрне караячак. Әлеге тема буенча доклад белән Германиядән Регионнар палатасы әгъзасы Гюнтер Круг чыгыш ясый. Моннан тыш, оештыру мәсьәләләре хәл ителәчәк, аерым алганда Комитетның рәис урынбасары сайланачак, киләсе очрашуны үткәрү урыны һәм вакыты билгеләнәчәк.

Мәдәният һәм мәгариф комитетының 8 апрельдә узачак пленар утырышында фикер алышу өчен төп темалар яшьләр проблематикасы, мәдәни бердәйлек мәсьәләләре, мәдәниятара һәм конфессияара диалог булачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100