news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин - Страсбургта

Ул Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXVIII пленар сессиясендә катнашачак

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләр конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин - Страсбургта. Ул анда Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXVIII пленар сессиясендә катнашачак. Утырышның көн тәртибенә халыкара хәлләр, кайбер Европа дәүләтләрендәге федератив һәм миграция сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләр куелган.

Бүген, пленар сессия алдыннан, Төбәкләр палатасы бюросы һәм Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы бюросының сәяси төркемнәре утырышлары узды. Парламентарийлар соңгы сәяси вакыйгалар, Европада төбәк дәрәҗәсендә узган сайлаулар нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар. Европа закон чыгару хакимияте вәкилләре янә Украинадагы вазгыятьне җентекләп әйрәнде.

Искәртеп узабыз: 2015 ел башыннан Конгресс әгъзалары үз утырышларында әлеге теманы даими рәвештә күтәрә, андагы вакыйгалар уңаеннан борчу белдерә. Бүгенге көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе Конгрессның җирле дәрәҗәдә радикальләшүгә каршы көрәш стратегиясе булды. 2015 елның 7 һәм 9 гыйнварында Париждагы террорчылык һөҗүмнәреннән соң, Европа Советының Генераль секретаре Европаның сәяси структураларына радикальләшү һәм террорчылыкка каршы көрәш чараларын көчәйтү буенча конкрет тәкъдимнәр әйтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Тиздән Европа Советының террорчылыкка илтүче радикальләшүгә каршы көрәш буенча гамәлләр глобаль планын кабул итү ниятләнә.

Иртәгә, 24 мартта, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты утырышы узачак. Аны Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.                         --

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100