news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Спортчыларны үзебездә тәрбияләп үстерергә кирәк”

Ул, шулай ук, субъектларда массакүләм спортны үстерүгә тагын да күбрәк игътибар бирелүен дә искәртә

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүгенге көндә спорт бик нык комерцияләште. Ул үзенең теләсә нинди спорт төрендә үз спорт мәктәпләрендә тәрбияләнгән уенчылар уйнау яклы булуын да ассызыклады. “Үз армияң өчен чит ил солдатлары килеп сугышу кебек бит инде бу. Без үзебезнең илдә футболчы, баскетболчыларны таба алмыйбызмы инде? Аларны җәлеп итә белергә, үстерергә кирәк. Әмма ниндидер система тудырып, спортчыларның санын арттыру кирәкле эш түгел, - диде парламент җитәкчесе бүген “Татар-информ” МАда “Пятница, с 13-го” видеоязмасын әзерләгәндә. - Волейболда безнең үзебездә тәрбияләнеп үскән спортчылар уйный. Киләчәктә спорт осталарын алыштырырлык лаеклы алмаш үсә. Әлегә кадәр спорт командалары Татарстан бюджеты хисабына финансланса, хәзер исә алар иганәчеләр акчасына көн күрә”.

Ул, шулай ук, субъектларда спортны үстерүгә тагын да күбрәк игътибар бирелүен дә искәртеп узды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100