Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Спас районы башлыгына: Синең урынга килгән кеше бәхетле була
Спас районында мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерларның баш саны кимегән.
(Аксубай, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Мөхәммәтшин Спас районы башлыгы Камил Нугаев урынына киләчәк кешегә ни өчен җиңел булачагын әйтте. Бу хакта сүз Аксубайда авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган семинар-киңәшмәдә булды.
"Камил бу районнан китсә, кем килер, нәрсә эшләрбез икән дип уйлыйм. Синең урынга килгән кеше бәхетле була ул, рәхәт булачак аңа. Сыерларның башы саны кими, күп балалылар саны кими, башкасы кими. Аз гына эшләсә дә, дәрәҗәсе күтәреләчәк. Бер-ике тапкыр бармак селкетсә, терлекне 50 башка күтәрсә дә, аны мактаячаклар. Син шуңа җирлек тудырасың әллә?" - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул Камил Нугаевка вазгыятьне уңай якка үзгәртү турында уйларга киңәш итте. Шулай да, парламент җитәкчесе инде ничә ел аның шактый авыр район белән җитәкчелек итүен дә искәртте. Зал аның бу сүзләрен алкышлап хуплады.
Спас районы крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны буенча шушы зонага кергән ун район арасында "кара" исемлектә. Узган ел белән чагыштырганда, терлек баш саны 768 гә, шул исәптән сыерлар 327 гә кимегән. Шәхси хуҗалыкларда 2574 сыер исәпләнә, былтыргыга караганда, 255 башка кимегән. Спас районында барлыгы 19 мини-ферма, быел бер ферма төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз