news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Социаль программаларны финанслау киметеләчәк”

Әмма 25 социаль программа эшләвен дәвам итә

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының киләсе утырышында икенче укылышта Республиканың киләсе елга бюджетын кабул итәргә ниятлиләр.

Бу хакта бүген “Татар-информ” МАда парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бюджетка кертелә торган үзгәрешләрнең күбесе әле бүгенге көнгә каралмаган. Алар, күпчелек очракта, мәдәният һ.б. юнәлешкә бүлеп бирелгән финанслауны арттыруга бәйле. Әмма төп үзгәрешләр Татарстанда гамәлдә булган 25 социаль программаны тәэмин итүгә кагыла. “Бу программаларны кыскартмаска тырышабыз. Әмма аларны финанслауның гомуми суммасын бераз киметергә туры килер”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин "Татар-информ"да аның генераль директоры Леонид Толчинский алып барган “Пятница, с 13-го” видеоязмасын әзерләгәндә.

Ул шулай ук, федераль дәрәҗәдә параллель бюджет планы төзелүен, әмма моның Татарстанга кагылмавын, ТРдагы министрлык һәм ведомство вәкилләренең бүгенге шартлардан чыгып берничә төрле вариантлар булдырылуын да әйтте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot