Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин соңгы елларда Әлмәттә булган уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте
Бүгенге көндә Әлмәттә 8 меңнән артык волонтер исәпләнә.
(Әлмәт, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңгы берничә ел эчендә Әлмәттә булган уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлмәттә “Кванториум” балалар технопаркында “Игелекле Әлмәт” штабы волонтерларының пленар утырышы узды.
Бүгенге көндә Әлмәттә 8 меңнән артык волонтер исәпләнә. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр һәм өлкән буын кешеләре дә бар.
“Игелекле Әлмәт” волонтерлар штабы үз эшчәнлеген 2015 елның августыннан башлап алып бара. Штабның җитәкчесе Юлия Сергеева үз чыгышында штаб эшчәнлегенең юнәлешләрен күрсәттеп үтте. Ул шәһәр халкының волонтерлык эшчәнлеге белән кызыксынуы артуын да билгеләп үтте. Шәһәрлеләр чараларда актив катнашалар һәм вакыйгаларны оештыруда ярдәм итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз