news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Шәймиев идеясе буенча өч телдә белем бирә торган мәктәп турында сөйләде

Татарстанда полилингваль белем бирү һәм туган телдә укыту мәсьәләләренә җитди игътибар бирәләр, диде Татарстан парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин Шәймиев идеясе буенча өч телдә белем бирә торган мәктәп турында сөйләде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген “Россиядә мәгариф” EDU Russia форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин анда катнашучыларга Казанда өч телдә укыта торган мәктәп проекты турында хәбәр итте.

«Проектны гамәлгә ашыра башлыйбыз, аның буенча фикер алышу тәмамлана, концепциясе әзер диярлек. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев өч телдә белем бирә торган заманча комплекс булдыру инициативасы белән чыкты. Анда күп профильле мәктәп, балалар бакчасы, интернат һәм шәһәр яны лагеры булачак. Хәзер Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән кайбер нечкәлекләрне хәл итәбез», – диде парламент җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, республикада татар телендә укып чыккан укучылар рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшыра. «Аларның баллары Россия буенча уртачадан һәм илнең рус телле төбәкләренә караганда яхшырак. Бу безгә рус, татар, инглиз телен белә торган белгечләр әзерләү турында уйлау мөмкинлеге бирә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында мәгариф өлкәсенә җитди игътибар бирүен ассызыклады. «Алты елда Мәгариф илкүләм проектына һәм 10 федераль проектка 780 млрд сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Аның сүзләренчә, Татарстанда Узган ел мәгариф тармагының консолидацияләнгән бюджеты 90 млрд сумнан артык тәшкил итте.

28 февральдә 1 мартка кадәр “КазанЭкспо” күргәзмә үзәгендә “Россиядә мәгариф” EDU Russia форумы уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100