news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шәрык базары» фестивале — дөнья көзгесе

Мондый чаралар безнең халыкларны берләштерүгә йөз тота, диде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Шәрык базары» фестивале — дөнья көзгесе
Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Ратушасында «Шәрык базары» Беренче Халыкара төрки халыклар эстрада фестивале ачылышында катнашты. «Шәрык базары — дөнья көзгесе», — диде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фестивальдә катнашучыларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Проект авторы Рифат Фәттаховка мөрәҗәгать итеп: «Бүген ачып җибәрә торган фестивальне олы юлга чыгарырга насыйп булсын. Син оештырган әйберләр республикада уңай булды, халык тарафыннан кабул ителде», — диде. 

Күп милләтле республика халкы, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә үзенең фестивале итеп, кирәк итеп тоеп кабул итсен, дигән теләген җиткерде. 

«Бу проект Казанда старт ала. Без аны бүтәнчә күз алдына да китерә алмыйбыз. Сез таралган, чәчелгән халыкларны берләштерүче чара уйлап тапкансыз. Тынычлык, татулык табу гына дөньяны, дәүләтне берләштерә. Мондый чаралар безнең халыкларны берләштерүгә йөз тота. Әти-әни телен, традицион мәдәниятне саклау кирәк, эстрадада яңа юнәлешләр дә мөһим», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстанда 173 милләт дус, тугандаш халыклар булып яши. «Моны ишетү бик кыйммәтле. Ә телләр, мәдәниятләр низагы килеп чыкса, нишләр идек?! Тынычлык булмаса, үсеш турында сүз дә алып барып булмый», — диде.

Ул фестивальнең исеме үзенә ошавын искәртте. «Музыкаль базар, милли кухня, милли кием базары да… Бу проект 21 гасырда әһәмиятен югалтмасын, халыклар берләшүендә роль уйнасын», — диде. Мөхәммәтшин. «Шәрык базары» традицияләре «Печән базары» фестивалендә дә чагылыш тапканын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100