news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Үсеш локомотивлары» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең белем бирү программасына йомгак ясадылар.

(Казан, 1апрель, «Татар-информ»). 2020 елның февралендә «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән «„Үсеш локомотивлары“ стратегик инициативалар конкурсы» II белем бирү программасына старт бирелде. Бүген конкурста җиңүчеләрне партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. 

«Без сезнең партиянең бу проекты белән кызыксынуыгыз һәм бу проектта катнашуыгыз өчен генә түгел, ә алга таба да бу инициативаны дәвам итүчеләр өчен мөһим һәм кирәкле эш башкаруыгызга шатбыз. „Бердәм Россия“ партиясе эгидасында программа инде икенче тапкыр үткәрелә. Ул инде үз йөзен тапты, нәтиҗәлелекне һәм ихтыяҗ булуны күрсәтте», — дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Ул шулай ук барлык конкурсантларны да котлады һәм алар алдына куелган бурычларны бик яхшы үтәүләрен әйтте.

150 гаризадан сайлап алынган 50 кандидат «КАМАЗ»да, «Татнефть»тә, Горький исемендәге Яшел Үзән заводында өйрәнү модульләре узды. 15 кеше «Бердәм Россия» партиясе һәм консалтинг агентлыгы остазларында карьера һәм проект сәләтләрен чарлаячак.  

«Төбәк үзенчәлеген билгеләп үтәм. Белем бирү юнәлешендәге федераль партия проектын гамәлгә ашыруда без бердәнбер, башка шундый субъектлар юк. 40 яшькә кадәр катнашып була, яшьне арттырдылар, бу юлы уртача  29 яшь тәшкил итте. Безгә барлык катнашучылар да мөһим. Без аларның үсешен күзәтәбез. Нәтиҗәдә, бүген без уйланылган, эшләнгән һәм гамәли юнәлешле өч тәкъдим күрәбез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Проект финалистлары «PROFстажировка», «Авыл фотокиңлеге остаханәсе» һәм «Чит ил студентлары өчен адаптация инкубаторы» булды.

II белем бирү программасы җиңүчесе «Авыл фотокиңлеге остаханәсе» стратегик инициативасы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100