news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сергей Кириенко Идел буе федераль округының барлык төбәкләре җитәкчеләре белән уртак тел таба алды"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сергей Кириенко Идел буе федераль округының барлык төбәкләре җитәкчеләре белән уртак тел таба алды"

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородның "НТА" мәгълүмат агентлыгы үтенече буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенконың эшчәнлеге турында үз фикере белән уртаклашты.

Татарстан парламенты башлыгы: "Сергей Владиленовичны күптән һәм яхшы беләм. Эшләү дәверендә ул үзен катлаулы тарихи вакытларда сәяси җаваплылык йөген үз өстенә ала белүче компетентлы һәм дипломатик җитәкче итеп күрсәтте. Тулы вәкаләтле вәкил вазифасында ул Идел буе федераль округының барлык төбәкләренең башлыклары белән уртак тел таба алды һәм анда эзлекле рәвештә Россия Президенты сәясәтен үткәрә. Бу төбәк законнарын федераль үзәкнеке белән туры килүе, субъектларның кадрлар сәясәте һәм икътисади үсеше мәсьәләләренә кагыла. Сүз уңаенда, Идел буе федераль округы икътисади үсеш тизлеге буенча Россиянең федераль округлары арасында алдынгылар рәтендә.

Сергей Кириенконың милләтара һәм динара тынычлыкны саклау эшендә дә өлеше зур. Идел буе федераль округы составында Татарстанны да кертеп, алты милли республика булу аңа зур җаваплылык йөкли.

РФ Президенты Владимир Путинның субъект җитәкчеләрен сайлауның яңа тәртипләре турындагы соңгы инициативасы буенча, Сергей Кириенко барлык якларны да канәгатьләндерә торган чишелешне эзләү позициясен алды. Агымдагы елның октябрендә аның катнашында Түбән Новгородта Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышы булды. Форум эше вакытында без кабул иткән чишелешләр һәм рекомендацияләр хакимият вертикален ныгыту буенча яңа законның кайбер кагыйдәләрен "йомшартуда" зур роль уйнады дип ышанам.

news_right_1
news_right_2
news_bot