news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Сайлаулардан соң парламент 30-40 процентка яңарачак

Татарстан халкы көзге сайлауларда актив катнашачак, дип саный Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин: Сайлаулардан соң парламент 30-40 процентка яңарачак
архив, Владимир Васильев

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Дәүләт Советына сайлаулардан соң республика парламенты 30-40 процентка яңарачак. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Парламент һәр сайлауларда 30-40 процентка яңартыла. Бу яңартылуны быел да көтәргә мөмкин дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте ул.

Республика хакимияте 9 сентябрьдә сайлауларга әзер, диде спикер. Ул Татарстан халкы аларда актив катнашыр дип ышаныч белдерде. «Безнең республикада сәяси культура һәм активлык югары. Сайлаучыларның җаваплылыгы югары, килүе әйбәт. Мин кеше күп килеп, республика халкына җаваплы хезмәт итәрдәй алтынчы чакырылыш яңа парламенты формалаштырылуын теләр идем», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, агентлык әңгәмәдәше парламентка янә «әлеге структураларның әһәмиятен аңлаган, Татарстан халкының тормышына битараф булмаган кешеләр» сайланыр, дигән ышаныч белдерде.

«Шулай булыр дип шикләнмим», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100