news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сайлауда катнашу хокук кына түгел, ә һәркемнең бурычы да"

Парламент башлыгы Татарстан халыклары Ассамблеясы утырышында сайлауларда катнашырга өндәде

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чираттагы утырыш узды. Анда ТР Халыклары Ассамблеясы советы һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Утырыш республикада 1-30 сентябрь көннәрендә үткәрелә торган "Экстримизмга - юк!" акциясе кысаларында үткәрелде. Ник дигәндә, ТР Халыклар дуслыгы оешмасы 2012-2014 елларда терроризмга, экстримизмга каршы көрәш профилактикасы алып барды.

«Бу чаралар безнең Ассамблеяның эшләре нигезендә ятарга тиеш. Апас районында булган вакыйганы гына мисалга алыйк. Анда Үзбәкстаннан килгән мигрантлар, исерек килеш, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә кул күтәргән», - дип искә алды Фәрит Мөхәммәтшин һәм мондый хәлне булдырмаска кирәклеген искәртте. Ул шулай ук, Татарстанда 63 мең мигрант рәсми рәвештә теркәлгәнлеген әйтеп, вазгыятьнең четерекле булуына ишарәләде. Боларга тагы теркәлмәгән мигрантлар, Украинадан килгән качакларны да кушкач шактый халык җыелуын һәм алар белән шөгыльләнергә кирәклеген дә искәртеп узды ТР Халыклары Ассамблесы советы һәм ТР парламенты Рәисе. «Безнең җитәкчеләр барлык юнәлешләр буенча да бик яхшы эшли. Әмма юк-юкта да гадәттән тыш хәлләр килеп чыккалый», - диде ул чыгышында.  Ул Халыклар дуслыгы Ассамблеясының эшчәнлеге,башкарган эшләре белән таныштырып узды. Украинадан килгән качакларга ярдәм итәргә кирәклеген һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар хакында да искәртеп, утырышка килүчеләрнең барсын да сайлауларга барырга өндәде. «Бу хокук кына түгел, ә һәркайсының бурычы», - диде.

Татастан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Халыклар дуслыгы йортының нинди программалар өстендә эшләве белән таныштырды. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен барлыгы 8 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелүен әйтте һәм оешманың Татарстанда уздырган мәдәни чаралар белән таныштырды. Тиздән Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының яңа порталы эшли башлаячак. Бу хакта үз чыгышында Ирек Шәрипов хәбәр итте. "Бу Россиядә 35 сайтны берләштергән бердәнбер портал булачак. Ул портал аша барлык милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеген өйрәнергә мөмкин. Сайт пилот режимында 1 октябрьдән эшли башлар дип планлаштырыла, ә тәкъдим итү чарасы 4 ноябрьдә булачак", - диде ул.

Халыклар дуслыгы йорты шулай ук "Толерантлык дәресе" үткәрүне дә дәвам итәчәк. Быел 7 мең кешегә 28 дәрес бирү планлаштырылган. Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров әлеге оешманың эшчәнлеге, башкарган эшләре белән таныштырды, киләчәккә планнар белән бүлеште. "Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская һәм "Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни берләшмәсе" рәисе 

 Константин Яковлев үз оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды. "Казан шәһәренең күп милләтле якшәмбе мәктәбе" директоры Майя Хухунашвили узган уку елында үткәрелгән чаралар хакында сөйләде, алдагы уку елына булган планнар белән таныштырды. Бу мәктәптә барлыгы 22 педагог белем бирә, узган уку елында бу мәктәптә 320 укучы белем алган. Әмма якшәмбе мәктәпләренең кайбер классларында укучылар җитми, дөресрәге, әти-әниләр үзләренең балаларын якшәмбе мәктәбенә йөртми. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин автоном оешма җитәкчеләренә шелтә белдерде һәм якшәмбе мәктәбе тулыкөченә эшләргә тиешлеген әйтте. "Без ул мәктәпләргә төрле милләт балаларны кабул итәргә әзер, әмма бу эш белән барыбыз да шөгыльләнергә тиеш. Шул очракта гына якшәмбе мәктәбе эшли алачак", - диде ул.
Утырышта РТ буенча ЭЭМ полиция җитәкчесе урынбасары М. Айдаров мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр хакында сөйләде.

Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йорты башлыгы Виталий Агапов, ә Алабуга шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе итеп Зөләйха Әмирбәкова сайланды. Фәрит Мөхәммәтшин утырыш ахырында Халыклар дуслыгы оешмасында эшләүче юбилярларны котлап, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Киләсе утырышны исә Чистай шәһәрендә үткәрү ниятләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100