news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Сайлау кампаниясендә килгән мөрәҗәгатьләрне кире кагып булмый

«Гамәлгә ашырып булырлык барлык мөрәҗәгатьләр төбәк һәм муниципаль программаларда чагылыш таба», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе барышында Татарстан депутатларына халыктан 5,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. «Меңләгән мөрәҗәгать килде, аларны кире кагып булмый», — диде Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән күрсәтмә-тәкъдимнәр алу зур эш булуын билгеләп узды.

«Гамәлгә ашырып булырлык барлык мөрәҗәгатьләр төбәк һәм муниципаль программаларда чагылыш таба», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, моннан алдагы мөрәҗәгатьләр буенча юл картасы 90 процентка үтәлгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot