news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин салымнар турында: 70 процентын федераль үзәккә бирәбез – стимул юк

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе федераль үзәк белән регионнарның бюджетара мөнәсәбәтләре турында фикерен белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин салымнар турында: 70 процентын федераль үзәккә бирәбез – стимул юк
Ильнар Тухбатов

 (Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Республика федераль үзәк “ишеген шакып”, региональ салым акчаларын Россия бюджетына бүлү буенча мәсьәләнең чишелешен табарга планлаштыра. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

“Россиянең башка субъектлары тәэминатын тигезләштерү өчен дигән җайлы сәбәп белән республикадан нефть продуктлары һәм алкоголь продукциясе кеременнән процентларны тартып алганда бюджет өлкәсендәге яңалыклар буенча безнең, аерым алганда, Татарстан Президентының чыгышлары мәсьәләсендә җитди тәнкыйть әйтелә. Нияте дөрес, әмма мондый механизм үзенең салым базасын үстерү, инвестицияләр җәлеп итү турында кайгырткан, кредитлар алган һәм алар буенча процентлар түләгән регионнар инициативаларын тулысынча бетерә. Кулга кергән тиенне күршеләрдә хәл тигезләшсен өчен бирергә кирәк булачак. Болай гына тартып алалар икән, бездә керем белән шөгыльләнергә кызыксыну булмый. Ә дотациядәге регионнар тынычлана. Алар болай да федераль бюджет дотациясенә яши, әле өстәп тә бирәчәкләр – әйбәт инде”, - дип фикер уртаклашты республика парламенты башлыгы.

Бюджетара мөнәсәбәтләр мондый принцип буенча төзелергә тиеш: “балык биргәнче, кармак тоттырсаң әйбәтрәк”, дип, ул федераль дәрәҗәдә инициатива белән чыкканлыгын искәртте. “Бюджетара мөнәсәбәтләр “50гә 50” булган вакытлар бар иде. Ул чакта донор төбәкләр 20дән күбрәк булды. Россия үзенең регионнары белән көчле. Әмма бүген алар 8-10лап кына. Киләчәктә болай барса, алар саны тагын да кимиячәк. Бу тулаем ил буенча финанс хәлне авырлаштыруга китерәчәк, дибез без. Керемле алтын йомырка салучы тавыкның мөмкинлекләрен кисәбез булып чыга”, - диде ул.

“Ул вакытта Татарстан өчен “50гә 50” тәртибен кертергә тәкъдим иткән идем, безнең федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр бар, шул исәптән килешү буенча. Ә бездән 73 процент алалар. Без Россия Хөкүмәте карары буенча күрше дотацион территориядә нинди дә булса салым ала торган объект булдырырга әзер, мисалга, көндәшлеккә сәләтле продукцияле “Татнефть” яки “КАМАЗ” филиаллары. Ләкин безнең кызыксынучанлыгыбыз булырга тиеш, әйтик, керемнең 51 проценты безнеке булса”, - дип аңлатты Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Бу теманы кичә Мәскәүдә Гайдар форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрде, дип искәртте ул. “Салым салудагы яңа системаның зыянлы икәнен күргән Россия субъектларының күбесе аны хуплады, ул системадан казна баерак була алмый. Татарстанның гомуми салымы – 700-720 млрд сум тирәсе. Шуның 70тән артык процентын федераль үзәккә бирәбез, 30 лабы республикага кала. Стимул юк”, - дип нәтиҗә чыгарды Фәрит Мөхәммәтшин.

Донор регионнарга ярдәм кулы сузу һәм аларның санын арттыру җаен табарга кирәк, дип саный республика парламенты башлыгы. “Субъектлары тәэмин ителгән булса гына Россия бай була. “Садовое кольцо” гына бай була икән, илнең финанс хәле яхшыра алмый”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100