Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Салым законнарын муниципалитетлар файдасына яңадан карарга кирәк
Муниципалитетларны салым базасын киңәйтү, үз территорияләрендә бизнесны үстерү белән кызыксындырырга кирәк, дип саный Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Җирле үзидарәләргә ярдәм итү өчен, муниципалитетлар файдасына салым законнарын яңадан карарга кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламент газетасы»на биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре җайга салынган, әмма үзгәртергә теләгән әйберләр бар, диде Татарстан парламенты башлыгы.
«Мәсәлән, җирле үзидарәгә кагылышлы законнар. Без әлегә бу закон проектын рәсмиләштермәдек һәм җибәрмәдек. Әмма фикер шундый: реаль җирле үзидарәне ныгыту максатында муниципалитетлар файдасына салым законнарын яңадан карарга кирәк. Ул вакытта аның салым базасы да, аны киңәйтү белән кызыксынуы да, акча мандаты белән тәэмин ителәчәк вәкаләтләре дә булачак», - дип аңлатты ул.
«Салымнар барыбер район үзәгенә, республика, федераль үзәккә китәчәк дип, муниципалитетларда салым базасын киңәйтүгә кызыксыну юк», - ди Мөхәммәтшин. .
«Салым базасын киңәйтү, эшләнгән акчаларның беркая да китмәячәген белеп, аларны үз мәнфәгатьләре өчен сарыф итү мөмкинлеге белән кызыксындыру кирәк. Безгә идеябезне концептуаль кабул итү, бу мәсьәләнең мөһимлеген уртак аңлау булуы мөһим. Концептуаль ярдәм тапсак, федерация субъектлары белән муниципалитетларга нәрсәләр калдырып булуы турында фикер алышачакбыз», – диде ул.
23 һәм 24 апрельдә Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар Советы утырышлары уза. Совет утырышында Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз