Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Салих Батыев кешеләргә ярдәмчел җитәкче булган
ТР Милли музеенда Салих Батыев тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда ТР Милли музеенда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе Салих Батыев тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Аны искә алу чарасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Батыевның кешеләргә ярдәмчеллегенә басым ясап әйтте.
Салих Батыев исеме республика тарихында аерым урынны алып торганын искәртте. «Гади крестьян гаиләсендә үсеп, тормыш юлында кырыс шартлар белән очрашкан, шул исәптән, Сталин репрессияләре, тикшерүләр аны сындырмаган, киресенчә, чыныктырган», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Салих Батыев сәясәттә „озак яшәүче“, рекордсмен. Татарстан аны Казан дәүләт финанс-икътисад институтының актив, яшь студенты итеп каршылады. Үҗәтлеге, гаделлеккә омтылучанлыгы нәтиҗәсендә, Батыев катлаулы сәяси, хуҗалык мәктәбен югары вазифаларда уза. Халык хуҗалыгының төп тармакларында эш барышын кайгырткан», — дип сөйләде Татарстан парламенты башлыгы.
Ул ТАССРның ул катлаулы елларда үсешендә яңа импульска ирешкәнен әйтте. «Яңа предприятиеләр төзелә, искеләре реконструкцияләнә. Казан авиация, машина, җиһазлар төзү үзәгенә әверелә, нефть сәнәгате үсеш ала. 1971 елда Татарстан нефтенең беренче миллиард тоннасы чыгарылган», — диде Мөхәммәтшин. Ул Батыевның фәнни зыялыларга, иҗат әһелләренә дә теләктәшлек иткәнен әйтте.
1960-1983 елларда Салих Батыев республика парламентына — ТАССР Югары Советына җитәкчелек итә. Сәяси репрессия корбаннарының исемнәрен аклауга зур өлеш кертә: меңләгән нахакка гаепләнгән шәхесләр әсирлектән һәм сөргеннән вакытыннан алда азат ителә.
«20 елдан артык ТАССР Югары Советы президиумын җитәкләп, Батыев парламентаризм үсешенә өлешен кертте. Республиканың тотрыклы социаль-икътисади потенциалына җирлек булып, аның җитәкчелегендә норматив-хокукый база оешкан», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Татарстанда авиация, автомобиль, вертолет, корабльләр төзү сәнәгате дә үсеш алганын һәм боларның элекке җитәкчеләр казанышы булганын ассызыклады.
«Батыев — акыллы, зиһенле кеше, проблемага тирән кереп, дөрес карар кабул иткән, һәр мәсьәләгә үз карашы булган. Намус белән хезмәт куйган, һәр көнне әйләнә-тирәгә файда булсын дип эшләгән», — ди Дәүләт Советы Рәисе. Ул Батыевның киңәшмәләрдә үтемле тел итеп аңлата белгән сыйфатын әйтте.
«Батыев бик зур сизгерлек белән халыкны якын күргән, репрессиядән зыян күрүчеләрне аклауга җитди караган. Кешеләрне эшкә урнаштыру, тораклы итү һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм иткән. Ул үзе дә Сталин чорында, туганы арасында сатлыкҗан бар дип, аны тикшереп, эшеннән китеп, аннары кире кайтып, авыр елларны кичергән кеше», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов чыгышында «дәүләт эшлеклесе турында хәтер саклау — мөһим эш юнәлеше» дип билгеләп узды.
Индус Таһиров Салих Батыевны татар-башкорт мөнәсәбәтләре белән кызыксынган кеше буларак күрсәтте. «Ул паспортта башта башкорт буларак язылса да, 60 нчы елларда яңа паспорт алганда, татар дип яздырган. Ул дөресен яздырган һәм башкортка да ихтирамын саклап калган», — диде.
Күргәзмәдә Салих Батыев һәм КПСС ҮК беренче сәркатибе Никита Хрущевның Татарстанда узган очрашулары белән бәйле сирәк фотосурәтләр; Прага милли театры директоры белән Прагада Нәҗип Җиһановның «Муса Җәлил» операсын сәхнәләштерү турында хатлары; котлау телеграммалары, грамоталар, Батыевның «Совет Татарстаны җидееллыкта» (1960) китабы һ.б. тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз