Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Сабада Волейбол федерациясе президенты кубогына ярышны ачты
Зона уеннарында быел бөтен Татарстаннан сиксәннән артык команда катнашты.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында булды. Анда сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты VI Кубогына финал уеннары узды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына уеннар ел саен массакүләм, матур һәм күмәк спорт төрен яратучыларны җыя. Бу ярышларда безнең максатыбызга ирешүебез күренеп тора. Ә Кубокны оештыру максаты — волейболны популярлаштыру, шәһәрнең һәм авылның мөмкин кадәр күбрәк эшләүче яшьләрен актив спортка, волейболга җәлеп итү», - дип сәламләде ул «Саба Арена» спорт комплексында катнашучыларны һәм җанатарларны.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Саба районы җитәкчелегенә кунакчыллыклары һәм ярышларны яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук соңгы елларда финал этапларының республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә уздырылуын искәртте.
Беренче өч ел рәттән алар Казанда, дүртенченчесендә - Әлмәттә, бишенчесендә Арчада үткәрелгән иде. Быел шәһәр һәм районнардан волейбол буенча иң яхшы һәвәскәр командалар Саба районына җыелды, диде ул.
VI Кубок финалына «Татнефть» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ командалары, шулай ук зона ярышларында җиңгән Алексеевск, Буа, Саба һәм Сарман районнары командалары чыкты.
Фәрит Мөхәммәтшин финал уеннарының чын спорт бәйрәме булачагына ышаныч белдерде. Саба районы командасына туплар комплекты тапшырды һәм Татарстан Волейбол федерациясе президенты Кубогына ярышлар ачык дип игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз