news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Сабада район активы һәм аграрийлар белән очраша

Татарстан парламенты башлыгы район активы һәм аграрийлары белән очраша, берничә объектта булырга җыена

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Саба районына эш буенча сәфәр чыга. Татарстан парламенты башлыгының бүгенге сәфәре программасында район активы һәм аграрийлары белән очрашу, спорт комплексына һәм авыл Мәдәният йортында булу каралган, диелә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин башта Сатыштагы атлар асрала торган “Мустафин” крестьян-фермерлык хуҗалыгына бара. Туктар авылында быел үзгәртеп корылган Мәдәният йортын күздән кичергәч, Байлар Сабасы бистәсендәге Мәдәният йортында район активы белән очраша.

Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе стендка ату һәм компакт-спортинг комплексында, “Сабантуй” ат-спорт комплексында конкурс өчен каралган манежда һәм ат абзарларында булырга ниятли.

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде).

news_right_1
news_right_2
news_bot